19 апрель көнне Мәскәү Губерна театрында Россиянең спорт һәм мәдәният җәмәгатьчелеге вәкилләре очрашты.
Чарада Мәскәү Губерна театрының сәнгать җитәкчесе, Россия Федерациясенең халык артисты Сергей Безруков; Россия көрәш сәнгате берлегенең ТР буенча башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Спорт министрлыгының Иҗтимагый советы әгъзасы Александр Даренков; «Игелекле бала» фонды җитәкчесе Евгений Кузнецов һәм башкалар катнашты.
Очрашуда катнашучылар үсеп килүче буынны тәрбияләү, яшь буында дөрес кыйммәтләр һәм тормыш принципларын формалаштыруда мәдәният, сәнгать һәм спорт бәйләнеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Чара кысаларында Александр Даренков танылган актерга бүләк тапшырды: Татарстан Республикасы җәмәгать эшлеклеләре берлеге президиумы карары белән мәдәнияткә һәм сәнгатькә күпьеллык өлеш керткәне өчен Россия Федерациясенең халык артисты Сергей Витальевич Безруков I дәрәҗә «җәмгыять алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде.