Буа районында террорчылыкны, экстремизмны һәм неонацизмны профилактикалауга юнәлдерелгән чаралар уңышлы узды. Районның спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр белән «Уяулык күрсәтегез!», «Терроризм-җәмгыять куркынычы», алар яшь спортчыларга бу күренешләрнең куркынычларын һәм нәтиҗәләрен яхшырак аңларга ярдәм итте.
Моннан тыш, тренер-укытучылар белән әңгәмәләр үткәрелде, алар яшьләр арасында террорчылык, экстремизм һәм неонацизм таралуны профилактикалау ысуллары турында фикер алыштылар. Бу педагогларга куркыныч янаган шартларда яшьләр белән эшләү өчен кыйммәтле белем һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде.
Буаның «Арктика» спорт мәктәбендә яшьләр арасында террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәшкә багышланган хоккей буенча иптәшләрчә уен оештырылды һәм үткәрелде. Бозда Буаның «Арктика» һәм Ульяновскның «Сембер» командалары очрашты. Матч боз хуҗаларының җиңүе белән тәмамланды.
Шулай ук Буа районында баскетбол буенча ярышлар уздырылды. Дусларча очрашулар дуслыкны ныгыта, күңел күтәренкелеге бирә, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләүдә яхшы үрнәк булып тора.
Әлеге чаралар яшьләрдә куркынычсызлык мәсьәләләренә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итә һәм аларның гражданлык позициясен ныгыта. Буа районы үз халкы өчен имин һәм тотрыклы мохит булдыру юнәлешендә актив эшләвен дәвам итә.