Татарстан Республикасы югары белем бирү оешмалары Спартакиадасы кысаларында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар Идел буе студент кызлары уңышы белән тәмамланды.
Матчлар шактый киеренке килеп чыкты. Кызлар көндәш блогын үтеп, кадерле очколар эшләү омтылышларында «һава биюләре» оештырганнар-һәм аларның тырышлыклары акланган.
Ярышлар призерлары:
1 урын-Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты;
2 урын – Казан федераль университеты;
3 урын-Казан дәүләт энергетика университеты
Идел буе университетының волейбол һәм баскетбол теориясе һәм методикасы кафедрасы өлкән укытучысы Марина Дрогомерецкая үз командасының җиңүен шәрехләде:
«Уеннар бик катлаулы булды, ләкин кызлар аларны яхшы башкардылар, характерларын күрсәттеләр, молодцы. Киләсе старт безне Санкт-Петербургта, май аенда көтә, һәм без аңа ныклап әзерләнәбез».
Студентлар турнирлары «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасына ярдәм йөзеннән уздырыла, чөнки алар яшьләр арасында спорт белән шөгыльләнүне популярлаштыруга юнәлдерелгән.