Сарманда яшүсмерләр арасында хоккей буенча турнир

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

 

Узган 5-6 апрельдә Сарман районының Боз сараенда 2013-2014 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча турнир булып узды.. Ватанны саклаучылар елына һәм 2013-2024 елгы хоккей сезонын ябуга багышланган турнирда Минзәлә, Менделеевск, Яр Чаллы, Җәлил бистәсе һәм Габдрахман авылы командалары катнашты.

 

 

Турнирның җиңүчесе булып «Минзәлә кречетлары» командасы танылды

Икенче урында - «Батыр» командасы (Габдрахман авылы)

Бронза медальләр - «Чаллы» командасы (Яр Чаллы шәһәре)

 

 

«Юность» (Җәлил) һәм «Айсберг» (Менделеевск) командалары юатучы татлы призлар алдылар.

Шулай ук амплуа буенча иң яхшылар билгеләнде:

- Турнирның иң яхшы сакчысы-Бәдретдинов Тимур («Батыр»)

- Иң яхшы һөҗүмче-Алчин Ранэль («Чаллы»)

- Иң яхшы капкачы-Политов Андрей («Юность»)

- Иң яхшы бомбардир-Сәидов Нәҗип («Минзәлә кречеты»)

 

Моннан тыш, чараны үткәрү милләтара һәм конфессияара бердәмлекне ныгытуга ярдәм итә һәм яшьләрне интернет челтәрендәге деструктив һәм радикаль бергәлекләргә җәлеп итү куркынычын киметә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International