6 апрель конне Сарман районының Ләшәү-Тамак мәктәбендә зур спорт вакыйгасы-Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бадминтон турниры узды. Яшь спортчылар чын көрәшче рухы, җитезлек һәм команда эше күрсәттеләр
Ярышларга йомгак:
Ялгыз разряд (2012 елгы һәм аннан кечерәк кызлар):
1 урын - Әхмәтбаева Ралия
2 урын-Шәйдуллина Ләйлә
3 урын-Ашрафуллина Аиза
Катнаш парлы разряд (2009 елгы һәм кечерәк):
1 урын - Мөхәммәтов Нурзил & Шәйдуллина Ләйлә
2 урын - Мөхәммәтов Наил & Шәйдуллина Камилә
3 урын-Гарифуллин Нурихан & Нуриева Алия
Моннан тыш, чараны үткәрү милләтара һәм конфессияара бердәмлекне ныгытуга ярдәм итә һәм яшьләрне интернет челтәрендәге деструктив һәм радикаль бергәлекләргә җәлеп итү куркынычын киметә.