27 апрельдә Әлмәтнең «Нефтяник» хоккей әзерлеге үзәгендә чираттагы дәрәҗәле балалар-яшүсмерләр ярышлары – 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында хоккей буенча Россия беренчелеге «U17 чемпионнар Кубогы» старт ала.
Ярышларда 12 иң көчле команда, шул исәптән Беларусь Республикасының ике яшүсмерләр җыелма командасы катнашачак.
Уеннар үзәкнең ике аренасында 6 майга кадәр узачак – бу көнгә призлы урыннар өчен матчлар планлаштырылган.
U17 чемпионнар Кубогы-Россия Хоккей федерациясе «Нефтяник» хоккей клубына ышанып тапшырган Бөтенроссия масштабындагы ярышлар. Бу Татарстанның нефть башкаласында спорт чараларының һәрвакытта да иң югары оештыру дәрәҗәсендә уздырылуы күрсәткече.
Тантаналы ачылыш 27 апрельдә 16:00 сәгатьтә «Нефтяник»хоккей әзерлеге үзәгенең 1 аренасында планлаштырылган. Аннан соң ук «Ак Барс-Нефтяник» «Локомотивом» матчы башланачак.
Турнирда катнашучылар: «Ак Барс-Нефтяник», «Авангард», «Адмирал», «Армия СКА», «Динамо – Джуниверс», «Локомотив», «Салават Юлаев», «Сибирь», «СКА – Светлогорец», «Спартак», «СШОР №6», «Юность».
Билгеләп үтик, «U17 чемпионнар Кубогы» н уздыру «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасының Россия яшьләре арасында спортны популярлаштыру максатларына туры килә.