«ГТО халык уеннары»нда катнашуга гаризалар кабул итү башланды

2025 елның 23 апреле, чәршәмбе

Россия ГТО күпбәйгесе берләшмәсе «Спортлото ГТО халык уеннары»ның 2 сезонында катнашуга гаризалар кабул итүне ачты. Чара Россия спорт министрлыгы ярдәмендә физик культураны һәм спортны алга җибәрү максатларында үткәрелә, бу «Физик культура һәм спортны үстерү»дәүләт программасы максатларына туры килә.

Уеннарда теләсә нинди дәрәҗәдәге физик әзерлек белән 6 яшьтән өлкәнрәк теләгән һәркем катнаша ала. Уеннарны оештыручылар проектта катнашуның 7 категориясен эшләде:
- беренче омтылыш (проектта үзләрен беренче тапкыр сынап караучы катнашучылар өчен);
- юниорлар (12-17 яшь);
- һәвәскәрләр (спорт сөючеләр өчен);
- профессионаллар (спорт казанышлары булган спортчылар өчен);
- рекордка барам (ГТО күптөрле дисциплинасы рекордлар китабына керергә теләүчеләр өчен);
- Чикләрсез (ОВЗ белән катнашучылар өчен);
- блогерлар (аудиториясе 10 000 кешедән).

Үз гаризаңны 16 майга кадәр бирергә мөмкин. Моның өчен видео яздырырга һәм аны Telegram дагы махсус http://t.me/narodgto_botмини-кушымтага йөкләргә кирәк.

Җыелма нәтиҗәләре 12 июньдә бастырылачак, ә 17 июньдә аерым номинацияләрдә җиңүчеләр билгеле булачак. 5 июльдә Лужникида уеннарның икенче сезонының супер-финалы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International