7 апрель көнне Чүпрәле районында спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлап шәхси-команда беренчелеге узды. Анда Татарстанның Чүпрәле һәм Буа районнарыннан, Чувашиянең батырь һәм Шәмүршә округларыннан 2012 елда туган һәм кечерәк 120дән артык бала катнашты.
Иске Чүпрәле авылындагы «Акчарлак» йөзү бассейны базасында ярыштылар. Спортчыларны Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов сәламләде.
Команда зачеты нәтиҗәләре:
1 урын-Чүпрәле районы
2 урын-Батырь округы
3 урын-Шәмурша округы
Ярышларның нәтиҗәләре ГТО комплексы нормативларын үтәү исәбенә кертелә. Моннан тыш, чараны үткәрү милләтара һәм конфессияара бердәмлекне ныгытуга ярдәм итә һәм яшьләрне интернет челтәрендәге деструктив һәм радикаль бергәлекләргә җәлеп итү куркынычын киметә.