Синхрон йөзү буенча Россия чемпионатының беренче көне тәмамланды, ул Екатеринбургта уза. Казанның «Покровская мәктәбе» ндә тәрбияләнүче Агния Тулупова Россия җыелма командасы составында техник программада сезонның дөньядагы иң яхшы нәтиҗәсе белән «алтын» яулады.
Данлыклы мәктәптә тәрбияләнүче Александра Кленина Россия юниорлар командасы составында техник программада «көмеш» яулады. 24 апрельдә Александра Кленина ирекле программада, ә 25 апрельдә Агния Тулупова акробатик программада чыгыш ясаячак.