Татарстан теннисчылары 16 яшькә кадәрге Россия беренчелегендә бронза яулады

2025 елның 25 апреле, җомга

Татарстан Республикасы җыелма командасы 16 яшькә кадәрге өстәл теннисы буенча Россия Беренчелегендә уңышка иреште һәм команда ярышларында мактаулы 3 урынны яулады. Турнир 2025 елның 21-28 апрелендә Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә уза.

Команда составында талантлы спортчылар: Лебедева Самира, Привалова Каролина, Анненкова Агата, Дыкина Анна һәм Һадиуллина Нәфисә чыгыш ясый. Кызлар гаҗәеп осталык һәм бердәмлек күрсәттеләр, көндәшләрен ышанычлы җиңделәр һәм пьедесталда урынга лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International