Зәйдә «Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне-2025»: егетләр үз көчләрен ГТО мәйданчыгында сынады

2025 елның 25 апреле, җомга

24 апрель көнне Зәй политехника көллияте территориясендә «Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне-2025» уңышлы узды. Бу чара хәрби хезмәткә чакырылу яшендәге егетләрнең игътибарын җәлеп итте, аларга армиядә хезмәт итү турында күбрәк белергә һәм үзләренең физик мөмкинлекләрен бәяләргә мөмкинлек бирде.

Катнашучыларның игътибарын ГТОның мобиль мәйданчыгы җәлеп итте, анда хезмәткә әзерләнүче яшьләр үзләрен «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексының төрле дисциплиналарында сынап карый алды.  Егетләр тартылу, отжимание, озынлыкка сикерү, гер күтәрү һәм башка төр сынаулар буенча нормативларны үтәделәр.

ГТО нормаларын тапшыруда катнашу физик әзерлекне тикшерү генә түгел, ә армиядә уңышлы хезмәт итүгә таба мөһим адым да булды. Мондый чаралар яшьләргә булачак Ватанны саклаучыларга куелган таләпләрне яхшырак аңларга һәм киләчәктә көтәргә мөмкин булган катлаулы бурычларны үтәүгә әзерләнергә ярдәм итә.

Исегезгә төшерәбез, чара «Физик культура һәм спортны үстерү»дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International