25-27 апрель көннәрендә Минскта каратэ буенча Халыкара Дуслык Кубогы ярышлары узды. Турнирда Россиянең һәм Беларусьның 50дән артык төбәгеннән 1300 спортчы катнашты.
Татарстан Республикасы каратистлары нәтиҗәләре:
Җыелмадан 8 спортчы катнашты, алар 3 алтын һәм 1 көмеш медаль яуладылар.
Җиңүчеләр: Добрыня Зайцев (68 кг, 16-17 яшь); Савелий Бондарев (55 кг, 12-13 яшь), Азамат Хәкимов (50 кг, 12-13 яшь).
Көмеш медальне Аида Данилова (54 кг, 14-15 яшь) яулады.
Гомуми зачетта Татарстан командасы 6 нчы урынны алды.