Бүген Казан Кремлендә Дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Россия Федерациясе Президентының 2025 елның 25 мартындагы Указы белән Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов Физик культура һәм спорт өлкәсендәге казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Дуслык ордены белән бүләкләнде.
Бүләкне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тапшырды.