2 майдан 4 майга кадәр Пекинда суга сикерү буенча дөнья Кубогы Суперфиналы узачак. Россия җыелма командасы составында СК синтез спортчысы Никита Шлейхер чыгыш ясаячак, ул каланчаның 10 метрыннан синхрон сикерүдә Руслан Тернов белән парда катнашачак.
Хәзерге вакытта икесе дә Мәскәүдә олимпия авылындагы бассейн базасында шөгыльләнә. Кытайга чыгу апрель азагында планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, сикерүчеләр дуэты гвадалахарада үткән дөнья Кубогы этабында каланчадан сикерүдә бронза медальләр яулады.