1-4 май көннәрендә Казан марафонының СберПрайм спорт күргәзмәсе кысаларында «Игелекле кросслар»махсус стенды эшләячәк. Теләгән һәркем мохтаҗларга тапшыру өчен бирегә үзенең кроссовкаларын китерә ала. Яңа кроссовкалар да кабул ителә, «йөгереп» йөргәннәре дә, ләкин яхшы хәлдә. Акцияне оештыручылар аяк киемен махсус стерилизация шкафында санитар эшкәртәчәкләр, аны матур тартмага тутырачаклар, ә аннары аларны «Игелекле Казан»проекты карамагындагыларга тапшырачаклар.
«Игелекле кросслар» акциясенең инициаторы Казанның тотрыклы үсеш стратегиясе командасы һәм KOMANDA агентлыгы булды, проектны Казан Мэриясе, СберПрайм Казан марафоны һәм «Игелекле Казан» АНО, «Ак Барс» ХК һәм «Рубин»ФК хуплады. Казанның профессиональ клублары спортчылары да акциядә катнашачак һәм аңа үз кроссовкаларын тапшырачак.
"Бер пар кроссовканы җитештерүгә шактый күп ресурслар китә: кеше һәм табигать ресурслары. Шул ук вакытта без беләбез, йөгерүчеләр үз кроссовкаларын бик еш алыштыралар, ә искеләре ташланалар, гәрчә һаман да спорт белән шөгыльләнү өчен яраклы булсалар да. Безнең илдә аяк киемен эшкәртә алырлык производстволар булмавын исәпкә алып, без кроссовкаларны кабат куллану табигать турында да, кешеләр турында да кайгырту булган иң яхшы карар булачагын аңладык. Безнең сакчыл акция идеясе шулай барлыкка килде дә. Без ул кешеләрдә зур җавап табар дип ышанабыз", - дип билгеләп үтә KOMANDA агентлыгы директоры, проектны оештыручы Валерия Маршалова.
«Игелекле кросслар» акциясе кысаларында җыелачак һәм эшкәртеләчәк кроссовкаларга «Игелекле Казан» проектында сорау бар инде. «Аяк киеме, бигрәк тә мондый сыйфатлы спорт аяк киеме, хәйрия өлкәсендә һәрвакыт иң кирәкле категорияләрнең берсе булып тора. Аңа ихтыяҗ балаларда да, өлкәннәрдә дә, бигрәк тә үзләренең актив озын гомерләрен озайтырга әзер булган өлкәннәрдә дә бар. Бу искиткеч инициатива аша казанлыларга ярдәм итәр өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килүенә без бик шат», – ди «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешма директоры Татьяна Мерзлякова.
СберПрайм Казан марафоны Татарстан башкаласында 3-4 май көннәрендә узачак. Аның спорт күргәзмәсе-Экспо-Үзәк стадион территориясендә (Ташаяк ур.) 1 майдан 4 майга кадәр эшләячәк. Бу вакыт эчендә оештыручылар ЭКСПОГА 60 меңнән артык кешене кабул итәргә өметләнә, ә марафонның үзендә 35 меңгә якын йөгерүче катнашачак. "Без һәрвакыт Казан марафоны программасын социаль көн тәртибе белән актив бәйлибез, һәм монда – Казан Мэриясе командасы белән тулысынча синхрон, ул әлеге кыйммәтләрне үзенең тотрыклы үсеш стратегиясенә салган. "Игелекле кросслар «проектының нәкъ менә бездән башлануына без бик шат, һәм аны эре ярышларны оештыручыларның барысы да күтәреп алачагына һәм хуплаячагына ышанабыз, чөнки бу табигатькә, җәмгыятькә һәм кешеләргә файда китерүнең гади, ләкин бик нәтиҗәле ысулы», – ди проект турында Казан марафонына нигез салучы һәм директоры Вадим Янгиров.