Казанда Татарстанның гаилә командалары арасында ГТО фестивале узды

2025 елның 26 апреле, шимбә

2025 елның 26 апрелендә Казан шәһәренең «Хезмәт резервлары» СОК МАУ базасында Татарстан Республикасының гаилә командалары арасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган 2025 елгы «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узды.

Чарада Түбән Кама, Азнакай, Байлар Сабасы, Аксубай, Баулы, Биектау, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Яңа Чишмә, Мөслим, Сарман, Яшел Үзәннән 13 команда (52 кеше) катнашты. Һәр команда составында: малай яки кыз, әти, әни (яки баланың законлы вәкилләре), би яки бабай. Азнакай муниципаль районы командасы Миңнехановлар гаиләсе составында (бабай, әти, әни, ул) шулай ук ГТО фестивалендә катнашты. Әлеге спорт чарасында гаиләләр түбәндәге нормативларны үтәделәр:

    Биек аратада эленеп торудан тартылу

    Утырган килеш электрон коралдан ату (10 м дистанция);

    Идәндә таянып, кулларны бөгеп һәм җәеп җибәрү;

    Гимнастика эскәмиясенә таянып кулларны бөгү һәм җәю;

    Гимнастика эскәмиясендә басып торган хәлдән алга авышу;

    Аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү;

    Урыннан ике аяк белән этеп озынлыкка сикерү;

    30 м га, 60 м га йөгерү.

Ярышлар нәтиҗәләре:

I урын-Түбән Кама районы командасы;

II урын-Биектау районы командасы;

III урын-Саба районы командасы.

Азнакай районы командасы 4 урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International