22-27 апрель көннәрендә Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә 16 яшькә кадәрге спортчылар арасында өстәл теннисы буенча Россия беренчелеге булып узды.анда илнең 32 төбәгеннән 128 теннисчы катнашты.
Татарстан спортчылары югары осталык күрсәттеләр һәм лаеклы бүләкләр яуладылар. Ринат Абушаев, Түбән Новгород өлкәсеннән Дмитрий Зырянов белән бергә чыгыш ясап, ир-атлар арасында парлы разрядта көмеш медаль яулады.
Анна дыкина Оренбург өлкәсеннән Попова Маргарита белән кызлар арасында парлы разрядта бронза медаль яулады.
Бу казанышлар Татарстаннан килгән яшь спортчыларның югары әзерлек дәрәҗәсен һәм талантын ассызыклый.