26 апрель көнне Казандагы «Хезмәт резервлары» спорт комплексы базасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының төбәк этабы узды.
Чара «Физик культура һәм спортны үстерү»дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Катнашуга бала, ата-ана, эбилэр, бабайлар составындагы гаилә командалары кертелде. Катнашучыларның яше 8 яшьтән 69 яшькә кадәр иде, һәм һәркайсының ГТО комплексы нормативларын үтәүгә медицина рөхсәте бар иде.
Сынаулар программасына көч, җитезлек, сыгылмалылык һәм чыдамлык күнегүләре кертелгән иде. Катнашучылар гимнастика эскәмиясендә тартылу, отжимание, алга авышу, кыска дистанцияләргә йөгерү, электрон коралдан ату, озынлыкка сикерү һәм яткан килеш гәүдәне күтәрү эшләрен башкардылар.
Фестивальдә көндәшлек һәм дусларча ярдәм атмосферасы хөкем сөрде. Финалга чыгу хокукы өчен 13 муниципалитеттан командалар көрәште, алар арасында Азнакай, Аксубай, Баулы, Биектау, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Яңа Чишмә, Мөслим, Саба һәм Сарман районнары, шулай ук Түбән Кама һәм Яшел Үзән вәкилләре.
Түбән Кама командасы җиңү яулады, икенче урынны Биектау районы командасы алды, ә бронзаны Саба районы алды.
Фестивальдә катнашучыларның барысы да истәлекле призлар, медальләр һәм дипломнар алды, ә җиңүчеләр кубоклар белән бүләкләнде.
Бүләкләү тантанасы Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы һәм Россия Федерациясенең атказанган тренеры Ога Павлова, Татарстанның «Хезмәткә һәм оборонага әзер» төбәк оешмасы рәисе Эдуард Иванов һәм Татарстан Республикасы спорт министрлыгының халыкны физик тәрбия бирү һәм физкультура-сәламәтләндерү эшләре бүлеге башлыгы Елена Фролова катнашында узды.