30 апрельдә Татарстан Республикасы спорт министрлыгында бәйрәмнәр алдыннан ведомство хезмәткәрләренең һәм объектларының террорчылыктан саклану мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Чара Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы спорт министры урынбасарлары Илдар Садриев һәм Алмаз Хөсәенов, шулай ук Татарстан Республикасы спорт министрлыгының эшләр идарәчесе Булат Кадыйров җитәкчелегендә узды.
Киңәшмәне ачып, Хәлил Шәйхетдинов массакүләм чаралар һәм югары социаль активлык чорында куркынычсызлык чараларын үтәүнең аеруча мөһим булуын ассызыкладылар. Көн тәртибе кысаларында террорчылык янаулары белән бәйле актуаль куркынычлар, хокук саклау структуралары белән үзара хезмәттәшлек тәртибе турында фикер алыштылар.
Штаттан тыш хәлләргә оператив җавап бирү, хезмәткәрләргә мәгълүмат бирү, шулай ук шикле предметлар табылу яки янау килеп чыгу очрагында гамәлләр кылу мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Моннан тыш, киңәшмәдә катнашучылар планнан тыш өйрәнүләр уздыру һәм хезмәткәрләрнең гадәттән тыш хәлләр шартларында гамәлләргә әзерлеген тикшерү планнары турында фикер алыштылар.
Киңәшмә азагында 1 майдан 10 майга кадәр эчке контроль дәрәҗәсен арттыру һәм уяулыкны көчәйтү турында Карар кабул ителде. Хезмәткәрләргә ашыгыч хәлләрдә үз-үзеңне тотуның барлык күрсәтмәләрен һәм алгоритмнарын тайпылышсыз үтәргә кирәклеге турында искә төшерделәр. Министрлык җитәкчелеге кабул ителгән чаралар комплексы алдагы бәйрәм көннәрендә хезмәткәрләрнең һәм килүчеләрнең иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирер дип ышаныч белдерде.