Азнакай районы халкы ГТО нормативларын үтәде

2025 елның 1 мае, пәнҗешәмбе

1 май көнне Азнакайда ис. парк стадионында. ВФСК «ГТО» нормативларын үтәү буенча муниципаль район халкы арасында спорт чаралары узды. Алар «Физик культураны үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде һәм 1 май бәйрәменә – хезмәт ияләренең бердәмлеге көненә, Яз һәм хезмәт көненә багышланды.

Катнашучылар кул көрәше, гер күтәрү (ирләр), аркан тарту (ирләр), шахмат, шашка (балалар өчен) кебек сынауларны үтәделәр. Моннан тыш, ГТО мобиль мәйданчыгында басып тору хәленнән алга авышу һәм урыннан озынлыкка сикерү нормативларын үтәргә мөмкин иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International