«Ак Барс-Динамо» хатын-кызлар командасы чирәмдәге хоккей буенча Россия Кубогы бронзасын отты

2025 елның 2 мае, җомга

Казанның «Ак Барс-Динамо» командасы өченче урын өчен матчта Мәскәүнең «Восток» командасын 1:0 исәбе белән җиңде. Үз исәбенә бердәнбер голны Эльза Гобәйдуллина кертте, мәйданчык хуҗаларына бронза медальләр алып килде.  

Россия Кубогы җиңүчесе-«Динамо – Электросталь», көмеш медаль иясе-Белоруссиянең «Минск» командасы.

Турнир тәмамланганнан соң ЦХТ кырында ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында Россия Кубогы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды.

Кубокларны, медальләрне, дипломнарны һәм призларны ТР спорт министры урынбасары Илдар Садриев, Россия Хоккей федерациясенең беренче вице-президенты Алексей Сорокин һәм ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисенең беренче урынбасары Салават Гайсин тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International