30 апрель көнне Яшел Үзән шәһәрендә грек-рим көрәше буенча спорт мәктәбенең ачык беренчелеге булып узды.
Ярышлар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Турнирга Татарстанның һәм Мари Элның төрле шәһәрләреннән 14 яшькә кадәрге (2012-2013 елгы) 80нән артык егет җыелды.
«Динамо» һәм «Ракета» спорт мәктәпләреннән килгән Казан спортчылары төрле дәрәҗәдәге медальләр яулап, югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр.
«Динамо» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр арасында Тимур Садыйков, Солтан Җамалиев һәм Адел Хәйретдинов көмеш, ә Ислам Зиннәтов, Ролан Ерохин, Тимур Шипшов һәм Әмир Зәйнуллин бронза медальләргә лаек булдылар.
Көрәшчеләр белән эшне тренерлар Әнәс Гәрәев һәм Данил Дәүләтшин алып барды.