Казанның «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол командасы ярымфиналда Санкт-Петербургтан килгән «Ленинградка» ны 3:0 исәбе белән җиңде.
Һәм инде иртәгә 18: 00 дә команданы трофей өчен төп көрәш көтә! Хәлиткеч матчта «Динамо-Ак Барс» Калининград «Локомотив»ы белән очрашачак.
Матчлар барышын ВФВ рәсми сайтында күзәтергә мөмкин.