2-3 май көннәрендә Пермьдә дартс буенча «Хәтер» Бөтенроссия ярышлары узды.
Аларда Татарстан Республикасы җыелмасын Вәлиев Рөстәм, Крылов Алексей, Вәлиуллин Камил, Гәрәев Роберт, Андрончик Оксана һәм Комельских Анастасия тәкъдим итте.
Ир-атлар җыелма командасы команда ярышларында өченче урынны алды. Команда составына Вәлиев Рөстәм, Крылов Алексей, Вәлиуллин Камил, Гәрәев Роберт (барысы да – Татарстан) һәм Жуков Евгений (Чувашия) керде.
Парлы разрядта Бөтенроссия ярышларында беренче мәртәбә Вәлиев Рөстәм һәм Крылов Алексей бронза медаль яуладылар.
Пермьдә узган ярышларда барлыгы 155 ир-ат һәм хатын-кыз катнашты.