Бөгелмә хоккейчылары турнирның алтын медален яулады

2025 елның 5 мае, дүшәмбе

Бөгелмәнең Боз сараенда дүрт команданың «Җиңү Кубогы» хоккей турниры узды һәм тамашачыларга якты хисләр бүләк итте.  Ярыш Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.

Боз аренасында Актүбә, Баулы, Бөгелмә һәм Карабаш хоккейчылары очрашты. Алар тамашачыларны соңгы секундка кадәр үз фаворитлары өчен җан атарга мәҗбүр иткән мавыктыргыч уен күрсәттеләр.

Киеренке көрәштә Бөгелмәнең «Арслан»командасы җиңү яулады. Турнирда көмеш медальгә Баулының «Девон» командасы лаек булды. Өченче урында-Актүбәдән «Кристалл» командасы.

Һәр команда мавыктыргыч спорт вакыйгасына үз өлешен кертте, тамашачыларга истәлекле мизгелләр бүләк итте.

Җиңүчеләргә бүләкләрне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Плеханова, спорт секторы мөдире Әскәр Сафин һәм «Арслан» хоккей буенча спорт мәктәбе директоры Әдис Каюмов тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International