Россиянең иң көчле студентлары 1 майдан 4 майга кадәр Мәскәү өлкәсенең Люберцы шәһәрендә ВТФ тхэквондо буенча Бөтенроссия ярышларында көч сынашалар.
Алтын медальләр һәм Бөтендөнья Универсиадасына юлламалар ияләре булдылар:
- Захар Басов, 54 кг
- Арам Морадян, 58 кг
- Ханмагомед Рамазанов, 74 кг.
Алтын медальләрдән тыш, спортчылар көмеш һәм бронза медальләр яуладылар. Бу хакта ТР җыелма командасының баш тренеры Сергей Титкин сөйләде.
Бөтендөнья Универсиадасы 16 июльдән 27 июльгә кадәр Германиядә узачак.