Татарстанның ике спортчысы халыкара класслы Россиянең спорт мастеры исемен алды

2025 елның 6 мае, сишәмбе

Россия Спорт министрлыгының 30 апрель боерыгы нигезендә көрәшче Радик Сәлаховка һәм самбочы Глеб Голов ка Россиянең халыкара класслы спорт мастеры исеме бирелде.

Радик Сәлахов - Россиянең атказанган спорт мастеры, өч тапкыр дөнья чемпионы, биш тапкыр Россия чемпионы, VI Брикс уеннары һәм бөтендөнья күчмә уеннары җиңүчесе.;

Глеб Голов 2024 елда самбо буенча дөнья беренчелеген һәм Россия беренчелеген отты.

Моннан тыш, дзюдочы Илья Симоновка, көрәшчеләр Марина Алексеева һәм Тимур Сәлаховка, фигуралы шуучылар Эмилия Камаловага һәм Сафия Сөләймановага Россиянең спорт мастеры исеме бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International