Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңү Геройларына Дан» иҗади эшләренең беренче конкурсы Казан Актерлар йорты сәхнәсендә узды. Проектны «Казан юлбарыслары» дзюдо командасы башлап җибәрде, ә идеяне Татарстан Республикасы Дзюдо федерациясе һәм РФ Театр эшлеклеләре берлегенең ТРдагы бүлеге хуплады. Гран-при ияләре велосипедлар алды, ә беренче урыннар — кимоно.
Сәхнәгә 4 яшьтән 15 яшькә кадәрге 67 финалист чыкты: «Тасма» спорт мәктәбе, 107 нче гимназия каршындагы дзюдо секциясе һәм «Казан юлбарыслары» командасы егетләре.
Сәхнәдән батыр спортчылар авызыннан Муса Җәлил һәм Фатих Кәримнең үлемсез шигырьләре, Александр Твардовскийның «Василий Теркин», Константин Симоновның «Көт мине» поэмаларыннан өзекләр яңгырады, музыкантлар легендар «Смуглянка» һәм «На безымянной высоте» җырларын башкардылар, ә зал яраткан «Катюша» һәм «Десятый наш десантный батальон»җырларын башкарды.
ТР Дзюдо федерациясе президенты, юстиция генерал-лейтенанты Павел Николаев исеменнән конкурсантларны Федерация вице-президенты Раил Моратшин котлады. Беренче дәрәҗә лауреатларга ул кимоно сатып алуга сертификатлар тапшырды, чараны оештырган һәм балаларны дөрес тәрбияләгән өчен ата-аналарга һәм тренерларга рәхмәт белдерде.
Бу көнне оттыручылар булмады, компетентлы жюри барысын да дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән билгеләде. Конкурс хәзер традициягә әвереләчәк һәм фестиваль форматында узачак.