Узган шимбәдә Алабуганың Үзәк стадионында футбол буенча Татарстан Республикасы кубогының 1/8 финалының беренче матчы узды. Җирле «Алабуга» командасы трофей өчен көрәшне 2:0 исәбе белән уңышлы башлап җибәрде.
Матч киеренке булды: көндәшләр осталык һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр. 13 нче минутта ук «Алабуга» футболчысы Михаил Демидов көндәш капкасына бәреп исәпне ачты. Хәлиткеч голны 85 нче минутта Роман Максимов кертә һәм алабугалыларның уңышын ныгыта.
ТР кубогының 1/8 финалының чираттагы уены 1 июньдә Түбән Кама балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе стадионында узачак.