Бүген «Яшь гвардия» балалар лагеренда KazanForum кысаларында уза торган «Көнчыгыш Кубогы» балалар өчен икенче халыкара футбол турнирын ачу һәм жирәбә салу тантанасы булды. Ярышларда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән яшь футболчылар катнашты.
Кунакларга һәм катнашучыларга сәламләү сүзе белән «Рубин» футбол клубы президенты Марат Сафиуллин мөрәҗәгать итте:
«Хәерле көн, хөрмәтле дуслар, кунаклар, Татарстан җанатарлары! Бүген без «Көнчыгыш Кубогы» икенче халыкара балалар футбол турнирын ачабыз. Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән бу чара күркәм традициягә әверелер дип ышанам. «Көнчыгыш Кубогы» - турнир гына түгел, ә безнең илләр арасында дуслык һәм хезмәттәшлек символы».
Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Хөсәенов шулай ук вакыйганың әһәмиятен ассызыклады: «Кадерле спортчылар һәм кунаклар! Без сезне матур һәм кунакчыл республикабыз башкаласында сәламләвебезгә шатбыз. Горурлык һәм шатлык-турнирның якты еллык вакыйгага әверелүен күрү. Барлык катнашучылар өчен дә бу чын спорт, яңа танышулар һәм яхшы атмосфера бәйрәме булыр дип ышанам»
Турнирны «Рубин»футбол клубы оештыра. Команда уенчылары — Мирлинд Даку, Олег Иванов, Руслан Безруков һәм Марат Апшацев — жирәбә салдылар, төркемнәрнең составын билгеләделәр.
Төркемнәр Составы:
А Төркеме: «Нефтехимик» (Россия), «Абдыш-Ата» (Кыргызстан), «Сабах» (Азәрбайҗан), «Вавилон» (Таҗикстан), «Елимай» (Казахстан)
B Төркеме: «Уфа» (Россия), «Мехран» (Пакистан), «Рубин» (Россия), «Локомотив» (Үзбәкстан), «My School» (Оман)
Матчлар «Аккош» табигать саклау зонасында урнашкан «Яшь гвардия»лагереның заманча футбол кырларында узачак. Уеннар 7гә 7 форматында узачак. Катнашучыларның уртача яше - 10-11 яшь.
Исегезгә төшерәбез, «Көнчыгыш Кубогы» ның беренче турниры 2024 елның сентябрендә Казанда узды һәм анда Россия, Саудовская Аравии, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Казахстан, Үзбәкстан, Азербайджәрбәйҗан һәм Кыргызстаннан 10 команда җыелды. Ул вакытта җиңүне «Рубин»командасы яулады.