Уфа шәһәрендә спорт аэробикасы буенча «Планета-Аэробика» Бөтенроссия ярышлары, спорт аэробикасы буенча «Федерация Кубогы» шәһәр ярышлары һәм «Планета-Аэробика»Бөтенроссия ярышлары кысаларында балалар турниры узды.
Ярышларда Россия Федерациясенең 16 субъектыннан спортчылар катнашты: Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы, Мәскәү, Ульяновск өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Санкт-Петербург, Оренбург өлкәсе, Новосибирск өлкәсе, ХМАО-Югра, Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае, Волгоград өлкәсе, Самара өлкәсе, Чиләбе өлкәсе, Төмән өлкәсе һәм Томск өлкәсе.
«Юбилейный» урта мәктәбенең спорт аэробикасы бүлеге тәрбияләнүчеләре, тренерлары Л. И. Яруллин, А. Р. Фәхразиев җитәкчелегендә ярышларда катнашып, түбәндәге урыннарны алдылар:
Спорт аэробикасы буенча «Планета-Аэробика» Бөтенроссия ярышлары (15-17 яшь категориясе)
Гимнастика платформасы: Горностаева Арина, Закирова Лилиана, Сәхапова Мәрьям, Титова Валерия, Токарева Светлана, Шакирова Кира, Юминова Полина Яруллина Камилла — 2 урын
Бию гимнастикасы: Горностаева Арина, Закирова Лилиана, Сәхапова Мәрьям, Титова Валерия, Токарева Светлана, Шакирова Кира, Юминова Полина, Яруллина Камилла — 2 урын.
«Планета -Аэробика» Бөтенроссия ярышлары кысаларында балалар турниры (9-11 яшь категориясе)
Бию гимнастикасы: Ардыханова Риана, Крашева Рузилә, Мастьянова Ульяна, Петраева Айвика, Родичева Василина, Сысоева Элина, Тверитина Арина, Шагиева Мария — 3 урын.