Адыгеядә стендка ату буенча Россия команда чемпионаты башланды.
Ярышларның беренче медаль көнендә Татарстан спортчылары ике тапкыр мактау пьедесталына күтәрелделәр.
Хатын-кызлар трапында Полина Князева, Екатерина Субботина һәм Алина Әхәтова җиңүче булдылар. Финалда кызлар Мәскәүдән килгән көндәшләрен 5-5, 1-0 исәбе белән җиңде.
Траншеяда ир-атлар арасында Татарстан җыелма командасы көмеш медаль яулады. Кирилл Багров, Артем Копыстынский һәм Дмитрий Вавилов беренчел раунд, 204/225 нәтиҗәләре буенча лидер булып бардылар, ә финал матчында Краснодар краена оттырдылар, 1-7.