Буада «Форпост» республика спартакиадасының зона этабы узды

2025 елның 16 мае, җомга

15 майда Буада яшьләр оешмаларының җәмәгать тәртибен саклау буенча «Форпост» Республика Спартакиадасының зона этабы узды. 

Ярышларда Буа муниципаль районыннан, Тәтеш муниципаль районыннан, Чүпрәле муниципаль районыннан, Кайбыч муниципаль районыннан, Югары Ослан муниципаль районыннан һәм Кама Тамагы муниципаль районыннан командалар катнашты. Ярышлар И.И. Камал исемендәге Үзәк стадион базасында узды. В.Трусенев, Буа шәһәре.  Ярышларда катнашучылар эстафетаны лаеклы үттеләр һәм төрле дисциплиналарда физик әзерлек нормативларын үтәделәр.


Ярышлар йомгаклары буенча урыннар түбәндәгечә бүленде::

Студентлар арасында:
1 урын: Буа муниципаль районы
2 урын: Тәтеш муниципаль районы
3 урын: Чүпрәле муниципаль районы

Мәктәп укучылары арасында:
1 урын: Кайбыч муниципаль районы
2 урын: Буа муниципаль районы
3 урын: Югары Ослан муниципаль районы

Исегезгә төшерәбез, чара «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International