2025 елның 16 маенда Азнакай шәһәренең «Юбилейный» стадионында һәм «Чатыр-тау Арена» универсаль спорт залында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү Көненең 80 еллыгына багышланган спорт уеннары фестивале (Спартакиада) узды.
Фестивальне ачуда Азнакай муниципаль районы башлыгы Шәйдуллин Марсель, Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Шәмсетдинов Айдар, «Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт идарәсе» МКУ җитәкчесе Миңнеханов Рәфис катнашты.
Тантаналы чараны ачу барышында спортчылар, тренер-укытучылар, спорт учреждениеләре, спорт идарәсе хезмәткәрләре 2024 ел йомгаклары буенча Азнакай муниципаль районы Башлыгының һәм «Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт идарәсе» МКУ башлыгының Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, акчалата сертификатлар белән бүләкләнделәр.
Фестиваль шәхси-команда характерында уздырылды. Анда мәгариф учреждениеләре һәм сәнәгать предприятиеләре, барлык милек формасындагы оешмалар, шулай ук районның авыл җирлекләре җыелма командалары катнашты.
Ярышлар программасы:
Түбәндәге төрләр буенча ГТО сынаулары (тестлары) башкарылды:
Исегезгә төшерәбез, чара «Физик культура һәм спортны үстерү»дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.