Казанда регби буенча «Казан Кремле кубогы» Бөтенроссия ярышлары тәмамланды

2025 елның 19 мае, дүшәмбе

Казанда 18 апрельдә «Тулпар» стадионында истәлекле вакыйга — Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Казан Кремле Кубогы» регби буенча Бөтенроссия ярышлары тәмамланды. 

Ярышларда Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Татарстан Республикасы, Пенза өлкәсе, Түбән Новгород, Самара, Марий-Эл Республикасы, Чуваш республикасы, Пермь крае, Калининград һәм Красноярск шәһәрләреннән 2014-2015 елгы малайлар һәм кызлардан торган 29 команда катнашты. 

Бүләкләү тантанасында дәрәҗәле кунаклар катнашты: Татарстан Республикасы спорт министры-Леонов Владимир; «Сокол» ДК генераль директоры - Соколов Дмитрий; «Стрела-Ак Барс» КР уенчылары - Роман Рощин, Эдмунд Людик, Николай Казаликашвили, Дамеон Вентер, Артем Радченко һәм Станислав Тимошенко; «Зилант» КР уенчысы - Мария Исаева.

Ярышларда катнашучылар алдында тантаналы нотык белән Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов чыгыш ясады: ул барысына да катнашулары өчен рәхмәт белдерде, җиңүчеләрне һәм призерларны котлады, шулай ук әлеге турнирның ел саен уздырылачагын билгеләп үтте.

Турнир нәтиҗәләре:

  • 1 урын – Енисей-СТМ, Красноярск шәһәре
  • 2 урын – Аюлар, Йошкар-Ола шәһәре
  • 3 урын-Зеленоград

Иң яхшы командалар һәм уенчылар лаеклы бүләкләр, кубоклар һәм медальләр алды, ә бәйрәм атмосферасы барысын да яңа җиңүләр өчен дәртләндерде.

 Бу турнир Казанның Россиянең спорт башкаласы булуын тагын бер кат исбатлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International