17-18 май көннәрендә Псковта «Break Rumble» брейкинг буенча рейтинглы Бөтенроссия ярышлары узды, алар гадәттәгечә бөтен илдән иң көчле спортчыларны җыйды.
Татарстан Республикасы җыелма командасы спортчылары ярышларда 4 медаль яулады: 3 алтын һәм 1 бронза.
7-9 яшьлек малайлар номинациясендә Глеб Гульков (b-boy GLEBAS) җиңүче булды. 10-12 яшьлек егетләр номинациясендә алтынны Андрей Лапшинов (b-boy UNGR) яулады. 13-15 яшьлек егетләр номинациясендә беренче урынны Урал Уразаев (b-boy Ural) алды, бу номинациядә шулай ук Татарстан Республикасы җыелма командасы вәкиле Әмир Закиров (b – boy Amur) бронза медаль алды.
Барлык спортчылар да Казанның «Original People» брейкинг мәктәбеннән чыгыш ясыйлар һәм брейкинг буенча Татарстан Республикасы җыелма командасының баш тренеры Александр Шаталов җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.