Татарстанлылар «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты һәм «Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын үзгәртү өчен тавыш бирәчәкләр.
«Татарстан «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру»Федераль проектының башлангычы булды. Безнең тәҗрибә Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан югары бәяләнде һәм ул аны бөтен Россиягә трансляцияләргә тәкъдим итте», – диде республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев.
Киләсе елга проектларны билгеләү буенча тавыш бирүдә 283 җәмәгать пространствосы һәм 812 ишегалды территориясе катнаша. Ике ысул белән катнашырга мөмкин: Татарстанның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында халыктан сораштыру сервисы аша һәм «ТР Хезмәтләре»мобиль кушымтасында. Катнашу өчен расланган исәп язмасы булырга тиеш.