Рөстәм Миңнеханов белән Вагит Алекперов конкурсның “Туган як” номинациясендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар. Бу номинациядә Балык бистәсе районының “Хәлфә бабай чишмәсен торгызу” проекты иң күп тавыш җыйган.
“Экология” номинациясендә абсолют җиңүчене Минтимер Шәймиев һәм Валерий Грайфер бүләкләде. Беренчелеккә Казанның “Егоза” психология-педагогика үзәге тәкъдим иткән “Яшь шәһәрле мәктәбе” проекты чыкты.