Зилә Батыршина һәм Петр Егоров стендка ату буенча Россия команда чемпионатында алтын медаль яуладылар

2025 елның 20 мае, сишәмбе

Стендка ату буенча Россия командалар чемпионатының йомгаклау көнендә татарстанлылар ике тапкыр мактау пьедесталына күтәрелделәр.

Петр Егоров һәм Зилә Батыршина түгәрәк стендта катнашып алтын медаль яуладылар. Алар көрәшнең барлык этапларын да бик ышанычлы үттеләр: квалификациядә көннең иң яхшы нәтиҗәсен күрсәттеләр, 142/150, ә 1 урын өчен матчта Мәскәүдән Алексей Белов һәм Анастасия Годованецны корыдан җиңделәр, 6-0.

Сергей Демин һәм Альбина Шакирова бронза медаль ияләре булдылар. Беренчел раундта 141(1) мишень бәреп, үз финалында алар Михаил Шараповны һәм Липецк өлкәсеннән Диана Тонкихны 6-0 исәбе белән җиңделәр.

Гомумән алганда, Адыгеядәге ярышлар йомгаклары буенча Татарстан Республикасы спортчылары 11 медаль яулады, шул исәптән 3 алтын.

Россия чемпионатының гомумкоманда зачетында безнең җыелма команда 1 урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International