Сарман районында дзюдо буенча муниципальара ярышлар узды

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

Сарман районының Җәлил бистәсендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган егетләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча муниципальара ярышлар узды .


Ярышта Азнакай муниципаль районы командасы катнашты.


Хөрмәтле кунак сыйфатында Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераны, "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән Бәдретдинов Данил Ризатдин улы чакырылган иде.

Моннан тыш, чараны үткәрү милләтара һәм конфессияара бердәмлекне ныгытуга ярдәм итә һәм яшьләрне интернет челтәрендәге деструктив һәм радикаль бергәлекләргә җәлеп итү куркынычын киметә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International