Алабуганың яшь суворовчылары ГТО нормативларын уңышлы тапшырдылар

2025 елның 20 мае, сишәмбе

19 майда Алабуга муниципаль районында ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыру буенча әһәмиятле чара узды. Бу чарада Алабуга Суворов училищесы егетләре катнашты. Барлык катнашучылар да, физик әзерлек күрсәтеп, кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерү нормативларын уңышлы үтәделәр.

Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы чаралары «Физик культура һәм спортны үстерү»дәүләт программасы кысаларында үткәрелә. Проектның төп максаты-сәламәт яшәү рәвешен һәм физик активлыкны халык арасында популярлаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International