19 майда Буа районының «Лицей-интернат» МБМУда ел саен «сәламәтлек көне»үткәрелде. Шәһәрнең үзәк стадионында язгы җиңел атлетика кроссы узды, анда 1-11 сыйныф укучылары катнашты.
Катнашучыларның һәркайсы үз сәламәтлеген ныгытып һәм күтәренке рухта җиңүгә омтылыш күрсәтте. Кроссның барлык нәтиҗәләре укучылар арасында ГТО нормаларын тапшыру программасында исәпкә алыначак.
Исегезгә төшерәбез, чара «Физик культура һәм спортны үстерү»дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.