«Искра» лагеренда җәйге смена ачылу: яшь чемпионнар өчен спорт, ял һәм үсеш

2025 елның 24 мае, шимбә

Казан олимпия резервы училищесының «Искра» спорт лагеренда җәйге сезонга старт бирелде — беренче смена башланды, анда 300 гә якын яшь спортчы – республика һәм муниципаль балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр килде.

Лагерь гадәттәгечә спорт белән шөгыльләнүче балаларны кабул итә һәм җәйге ял форматында тренировка процессын дәвам итү өчен барлык шартларны тудыра. Бу сезонда лагерьда барлык сменаларда 900дән артык бала катнашачак.

Программаның нигезен физик әзерлек дәрәҗәсен күтәрүгә һәм спорт күнекмәләрен камилләштерүгә юнәлдерелгән «Уңышка юл» спорт-сәламәтләндерү курсы тәшкил итә. Дәресләр тәҗрибәле тренерлар җитәкчелегендә уза, ә көн режимы күнегүләр, тернәкләнү һәм актив ялны берләштерерлек итеп төзелгән.

Беренче сменада гимнастика, фехтование, мини — футбол һәм башка спорт төрләре буенча отрядлар оештырылды. Һәр көн иртәнге зарядка, махсус тренировкалар, спорт уеннары, команда ярышлары һәм мастер-класслар үз эченә ала.

Лагерьның инфраструктурасы тулысынча спортчылар ихтыяҗларына җайлаштырылган: торак корпусларда уңайлы йокы бүлмәләре, 92 урынлык ашханә, шулай ук балаларның сәламәтлеген тикшереп тору өчен медицина пункты урнашкан.

Спорт юнәлешенә карамастан, лагерь программасы иҗади һәм ял итү чараларын да үз эченә ала. Кичләрен спорт викториналары, Кино караулар, тематик кичәләр һәм команда уеннары уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International