Түбән Камада Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча турнир узды

2025 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

20-21 май көннәрендә Түбән Каманың «Ярыш» спорт комплексында 14 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Ярышлар Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.  

Турнирда республиканың 11 шәһәреннән 197 спортчы катнашты. Казанның «Динамо» республика махсуслаштырылган олимпия резервы мәктәбе укучылары, призлы урыннар яулап, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.  

Турнирның көмеш призеры Ранил Гыйльфанов булды, ә бронзаны Гадел Хәйретдинов алды. Спортчыларның тренерлары Әнәс Гәриев һәм Данил Дәүләтшин.  

Түбән Каманың «Динамо» урта мәктәбе укучылары тәҗрибәле тренерлар Алексей Куликов һәм Константин Гудовских җитәкчелегендә шулай ук бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Республика чемпионнары титулын Максим Фадеев (57 кг), Илья Куликов (48 кг) һәм Илдар Хәйруллин (44 кг) яулады.

 Көмеш медальләргә Егор Новиков (52 кг) һәм Вячеслав Михеев (35 кг) лаек булдылар.

Бронза медальләрне Ильяс Назамиев (38 кг) һәм Руслан Гыйльметдинов (32 кг) алдылар.

Ярышлар яшь көрәшчеләрнең көчен һәм осталыгын сынау гына түгел, Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә дә багышланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International