«Форсаж» да Халыкара балаларны яклау көненә багышланган картинг буенча традицион ярышлар узачак

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

30 майда Казанның «Форсаж» картинг-үзәгендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Татарстан Республикасы Хөкүмәте кубогы» картинг буенча традицион ярышлар узачак.

Турнирда 8-12 һәм 12-16 яшь категорияләрендәге пилотлар катнашачак. Алар Honda GX 200 һәм Honda GX 270 карталарында ярышачак.

Ярышлар иртәнге 8дән башлана. 11: 00 сәгатьтә картинг-үзәктә ТР Спорт министрлыгы һәм ТР Автомобиль спорты федерациясе вәкилләре белән ярышларны ачу тантанасы узачак. Финаллар 14:00 сәгатьтә, ә бүләкләү һәм ябылу тантанасы 16:00 сәгатьтә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International