Түбән Камада Кудо буенча Hajime Open Cup-1 узды

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

25 майда Түбән Каманың «Шинник» спорт комплексында Кудо буенча беренче ачык Hajime Open Cup-1 турниры узды. Ярышларда Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт, Казан, шулай ук Самара өлкәсеннән һәм Чувашиядән 130 спортчы катнашты. 

Ярышларны Валерий Чернышев җитәкчелегендәге «Хаджиме» көрәш клубы оештырды. «Бу безнең мондый ярышларны уздыру буенча беренче тәҗрибәбез, — дип билгеләп үтте Чернышев. — Без үзебез турында белдерергә, югары дәрәҗәдәге турнирлар уздырырга әзер булуыбызны күрсәтергә теләдек. Безгә Татарстаннан гына түгел, күрше төбәкләрдән дә клублар ярдәм итүенә бик шатбыз. Әлеге турнир ел саен уздырылыр һәм республикада КУДО үсешенә ярдәм итәр дип ышанам».

Татарстанда Россия КУДО федерациясе җитәкчесе Андрей Грызунов: «Түбән Камада гадәттәгечә Давид Жернаков һәм СВО көрәшчеләре истәлегенә турнирлар уза. Ә "Хаҗиме" клубы турниры сезонны төгәлли һәм киләчәктә бөтен Идел буе һәм башка округлардан спортчыларны җәлеп итә торган зур спорт вакыйгасына әверелергә мөмкин. Оештыру һәм атмосфера-югары дәрәҗәдә».

Беренче Hajime Open Cup-1 уңышлы дебют ясады, төбәктә кудоның алга таба үсеше өчен яңа перспективалар ачты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International