8 майда Әлки муниципаль районының «Спортивный» скверында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган җиңел атлетика кроссы узды.
Чарада район мәктәп укучылары һәм студентлары катнашты. Алар шәхси дистанцияләрдә дә, 650х4 команда эстафетасында да ярыштылар. Эстафетада җиңүчеләр булдылар:
1 урын-Базарлы Матак СОШ
2 урын – Гимназия ис. Н.Дәүли
3 урын-Юхмачы урта мәктәбе.
Йөгерү нәтиҗәләре ГТО исәбенә керде. Моннан тыш, скверда ГТО мәйданчыгы урнаштырылды, анда укучылар комплексның башка нормативларын да үти алдылар.
Чара «Физик культура һәм спортны үстерү»дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында узды.