Бүген .Д.Менделеев исемендәге стадионда «Май чаңгычылар уеннары» узды.1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.
Спорт бәйрәмендә 2010 елгы һәм аннан яшьрәк спортчылар, Яр Чаллы, Можерҗе, Можга, Тукай, Менделеевск шәһәрләре командалары катнашты.
Ярышлар программасына футбол, флорбол һәм эстафета ярышлары кертелгән.
Нәтиҗәләр буенча җиңүчеләр булдылар
1 урын-Яр Чаллы
2 урын-Можга 2
3 урын-Менделеевск 1
Иң яхшы уенчылар булдылар:
- флорбол-Гыйматдинов Самат (Тукай районы)
- футбол-Ишморатов Рүзәл (Менделеевскиның "Батыр" урта мәктәбе)
Барлык катнашучыларга да истәлекле медальләр һәм бүләкләр тапшырылды.