Идел буе районы балалар йортында тәрбияләнүчеләр «Спорт эффекты» Спорт музеенда булдылар

2025 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Казан шәһәре Идел буе районы балалар йортында тәрбияләнүчеләр «Ак Барс Арена» футбол стадионында һәм «Спорт эффекты» музеенда булдылар.

Экскурсиянең максаты-яшь кунакларны төбәк спортчыларының казанышлары белән таныштыру, спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну уяту. Спорт музеенда булу балаларга республиканың күренекле спортчылары белән якыннанрак танышырга, шулай ук элек Татарстан башкаласында узган зур ярышлар атмосферасына чумарга мөмкинлек бирде.

Татарстан Республикасы спорт министрлыгы яшь буынның физик культура һәм спорт ялы белән кызыксынуын үстерүгә юнәлдерелгән мондый форматтагы чараларга актив ярдәм күрсәтә. Мондый инициативалар үз илебезнең һәм туган төбәгебезнең спорттагы уңышлары өчен патриотизм һәм горурлык формалаштыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International