Лаешта мини-футбол буенча Татарстанның ачык чемпионаты узды

2025 елның 31 мае, шимбә

Бүген Лаешта мини-футбол буенча Татарстан Республикасының 5х5 «В1»ачык чемпионаты узды. Чара «Лаеш мәктәп-интернаты» ГБОУ базасында узды.

Ир – атлар арасында беренче урынны «Авангард» командасы алды, икенче урында – «Орбита» (икесе дә Мәскәү өлкәсеннән), өченче урында - «Кама» (Татарстан Республикасы). Егетләр арасында алтынны – «Орбита» (Мәскәү өлкәсе), көмешне - «Хыял» (Кырым Республикасы), ә бронзаны «Рубин» (Татарстан Республикасы) алды.

Исегезгә төшерәбез, турнир мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында футболны популярлаштыруга юнәлдерелгән. 5х5 «В1» мини-футболы Паралимпия уеннары категориясенә керә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, беренчелектә Татарстан Республикасыннан, Кырым Республикасыннан, Волгоград, Самара, Сергиев Посад шәһәрләреннән, шулай ук Мәскәү өлкәсеннән 12 команда катнашыр дип планлаштырылган иде. Барлык спортчылар да СВО катнашучылары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International